«Яз сулышы»: шигърият кичәсе (18+)

15 апрельдә 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен «Яз сулышы» дигән шигърият кичәсе уздырды. Яз турында бик күп матур сүзләр әйтелде бу көнне!

весна мелодий и …
IMG-20220415-WA0009
IMG-20220415-WA0011
IMG-20220415-WA0010

Яз – ул табигатьнең уянуы да, күңелнең бәйрәм халәте дә, һәм нинди дә булса яңалыкка омтылу да. Кичә җылы рухта узды. Китапханәче танылган татар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Ә.Ситдыйкова, Н.Акмал һәм башка авторларның язгы тематикалы шигырьләрен укыды. Чарага җирле шагыйрьләр Г.А. Баглаева, Р.Әхмәтҗанов, В.Л.Крапивин да чакырылган иде. Алар укыган шигырьләр наз, тормышка мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек белән сугарылган. Алар беркемне дә битараф калдырмады, үзләренең җырлап торуы һәм хислелеге белән катнашучыларның күңелләрен яулап алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: