Шигырь кичәсе «Шигъри тамчылар»

[su_slider source=”media: 22886,22884,22883″ class=”limit=’55’ link=’image’ width=’460′ height=’360′ responsive=’no’ title=’no’ pages=’no’ autoplay=’6000′ speed=’700′]

15 нче март көнне 3 нче китапханәдә «Шигъри тамчылар» дип аталган шигырь кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада 2017 елның юбиляр шагыйьләре Г. Тукай исемендәге премияләр лауреаты Разил Вәлиев һәм Зөлфәт, рус әдәбияты классик язучылары М. Цветаева, Б. Ахмадулина әсәрләре укылды. Китап укучылар аларның тормышы, иҗат юлы белән таныштылар.

Шәһәребезнең 2 нче музыка мәктәбе укучылары әлеге шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырлар, романслар  башкардылар. Кичәдә катнашучы Әхмәтҗанова К.В., Латыйпова Ә.Х. үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар.  Аудиоязмадан танылган җырчылар башкаруында  Р. Вәлиев сүзләренә язылган “Ядкарь “, “Бер алманы бишкә бүләек”, “Зинһар өчен, кермә төшләремә” җырларын тыңладылар. Шигърият көне уңаеннан оештырылган чара укучыларда зур кызыксыну уятты, кичә дустанә шартларда үтте.

Поделиться: