Аркадий Петрович Гайдар иҗатына багышланган кичә (6+)

22 гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Гайдар алдан атлый» («Гайдар шагает впереди») портрет-кичәсе узды.

IMG_7435
IMG_7447
IMG_7452
IMG_7438

Быел Аркадий Петрович Гайдарның тууына 115 ел була. Шул уңайдан уздырылган чарада балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында кызыклы мәгълүмат алды. Укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды һәм язучының китапханәбездә булган танылган әсәрләренә күзәтү ясалды. Аның әсәрләренең күбесе белән балалар дәрестән тыш укуда һәм әдәбият дәресләрендә инде танышкан булып чыкты. Китапханәче укучыларга А.П.Гайдар әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнашырга тәкъдим итте, балалар бик теләп бу сорауларга җавап бирде.

Гайдар әсәрләрен укып,  ничә буын үсеп чыкты. Аның геройлары яхшылыкка, шәфкатьлелеккә,киң күңелле булырга, үзара ярдәмләшеп яшәргә, Ватанны яратырга өйрәтә.

Чара укучыларның язучы әсәре буенча әзерләнгән «Горячий камень» мультфильмын карау белән тәмамланды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: