«Өзелгән җыр эзләре буйлап» кичәсе (18+)

16 февральдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә күренекле шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Өзелгән җыр эзләре буйлап» дигән кичә үтте. Кунаклар аның тормыш юлының төп этаплары белән танышты, хәрби корреспондент булып хезмәт итүе һәм әсирлектәге фаҗигале язмышы турында белде. Гитлер диварлары артында ул йөзләгән шигырьләр язган, буыннарга аларның бары тик 115е генә килеп җиткән. Шигъри иҗатының үре дип саналучы «Моабит дәфтәрләре» циклы өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек булган. Кичәдә сугыш чорында язылган «Җырларым», «Катыйльгә», «Бәхет» кебек танылган әсәрләреннән шигъри юллар яңгырады. Буйсынмаган шагыйрьнең героик юллары кешеләрне һәлак булганнарны һәм тынычлык өчен көрәшкәннәрне онытмаска чакыра.  

Поделиться: