Бүгенге заман профессияләре турында фикер алышу кичәсе

21нче март көнне 12нче татар китапханәсе 54нче татар гимназиясенең югары сыйныф  укучылары өчен бүгенге заман профессияләре турында фикер алышу кичәсе үткәрде. Кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Укырга кая барырга? Бу сорау һәр югары сыйныф укучысын борчый. Кызганыч, урта мәктәпне бетерүчеләрнең күбесе үзенә нинди һөнәр сайларга икәнен белми. Бу чарада укучылар һөнәр сайлаганда үзләренең психологик үзенчәлекләренең исәпкә алырга кирәклеген белделәр, профессияләрнең кешегә куя торган таләпләрен өйрәнделәр. Укучылар «Ялкын», «Гаилә һәм мәктәп» журналларыннан төрле профессия кешеләренең үз һөнәрләре турында язган кызыклы язмаларын укыдылар. Киләчәктә иң популяр булачак профессияләр турында фикер алыштылар. Электрон презентация белән танышып, үзләрен кызыксындырган мәгълүматләрне язып алдылар. Ә менә 9нчы сыйныф укучыларын  бүгенге көндә «мәктәптә калыргамы, әллә көллияткә китәргәме» дигән сорау борчый. Алар «Ялкын» журналының гыйнвар аенда чыккан санында тасвирланган 9нчы сыйныфтан соң китүнең уңай һәм тискәре яклары, төрле уку йортларында укучыларның язмаларына карата үз фикерләрен белдерделәр .

Поделиться: