«Ант һәм Ватанга тугрылык» хәтер кичәсе (+6)

Ел саен шигърият сөючеләр каһарман-шагыйрь һәйкәле янында җыела. Быел 25 августта 11.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге скверда Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең һәлак булган көненә багышланган  «Ант һәм ватанга тугрылык» дигән хәтер кичәсе узды.  Чарада шәһәрнең урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, шагыйрьләр, уку йортлары укытучылары,  китапханә хезмәткәрләре, ветераннар, Комсомол районы башкарма комитеты белгечләре катнашты.

eeGBQw-a8jQhPayKWxgcfK12Njg33IClJLYGL0JyFNw-cP39-IKPY-vQJNS6c4zW3VyIxCIn6dCN3fRSo0j85OgI
LA0idewdrh2v2pHalgFbCMuBFxZ30pgFlZFn33ccpOGlT8MKsFt6idsGOOAr3xvabFaHpcb3B8KhFKsG40PfBgAX
HttmvsJs-H7AnkCn4elRic0T-FiGET4gOVCLikiEuuLMxQ4LnvfUgV98Fkrh0I3GCuFNOUdrok6BGkYpnQ7JMbos
SEKKgDsNtrgN0ye-j57NZpdg7qr5GOJkB879T85tjiZGpbcZ1iXC1hdhLVU4OqvqSwnnMOPGdkzm8ObC_X0BQRoz
vvjeuAvDl0z3T7WFCbyirlcIMda_btDr8rHMKbiJXIZS0GhWNi5Q-bdlW8bmh–CN2A10iPcWE3WuyUChRMovk0f
ribzvb9GRhMHiVORxlSd_8zuRVv65Fjmds-1Mia-Xb6pdC6RFhsA1rBI7hvaoPBL3PS_LBjdvckYS7bzNvydX1zF
cOmypBf85cvtYLRSxk41ojmZMJsziLlf9Pm-kP58Dyw5YSCWP9AzEXO9QLpALTWvXajgiES_AlZBFF6UlHrzykt4

Хәтер кичәсе Комсомол районы башкарма комитеты урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиеваның сәламләү сүзләре белән ачылды, ул шагыйрь һәм аның сугышчан иптәшләренең дошманны уртак җиңү эшенә керткән бик зур өлешен билгеләп үтте. Чаллы язучылар оешмасы рәисе, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Факил Сафин үзенең чыгышында Җәлил һәм җәлилчеләрнең барлык халыклар тормышында зур роль уйнавын билгеләп үтте. Шагыйрьләр (Зөләйха Минһаҗева, Рәзинә Мөхияр, Рәкит Аллабирде, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Шәйхетдинов, Марс Яһудин, Амур Фәләх, Зимфира Исламова) һәм «Ләйсән» шәһәр әдәби берләшмәсе әгъзалары (Рәзилә Шәнгәрәева, Илгизәр Әхмәтханов, Шәҗәрә Нургатина, Рушания Гыйләҗева) М.Җәлил шигырьләрен һәм үзләренең патриотик әсәрләрен. «Җырлы төбәгем Татарстан» төбәк бәйгесе җиңүчеләре, 2, 4, 54 нче урта белем бирү мәктәпләре укучылары Әхмәтшина Мәдинә, Хәмидуллина Ралина, Әмирә Гатауллина, Ясминә Нуруллина, Гайсина Айназа, Шәвәлиева Давила, Кәлимуллина Регина башкаруында татар, рус һәм кытай телләрендә М.Җәлил шигырьләре яңгырады. Чара бер минутлык тынлык һәм Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: