«Китап хәтерендә Холокост әрнүе…» хәтер кичәсе (16+)

27гыйнвар көнне 5 нче санлы китапханәдә яшьләр өчен «Китап хәтерендә Холокост әрнүе…» дигән хәтер кичәсе уткәрелде. Совет язучысы Анатолий Кузнецовның үзенең балачак хатирәләренә нигезләнгән «Бабий Яр» документаль романы һәм ирланд язучысы Джон Бойнның «Мальчик в полосатой пижаме» романы белән танышу үсеп килүче буынны Бөтендөнья тарихының иң куркыныч битләренең берсе белән таныштырырга мөмкинлек бирде.

апро
IMG_0240
IMG-20250124-WA0014
IMG-20250124-WA0016
IMG-20250124-WA0018
IMG-20250124-WA0020

Әсәрнең бер бүлеген уку һәм Дина Проничева тарихын күрсәткән кадрлар – немец оккупациясе вакытында Бабий ярда булган вакыйгаларның шаһиты, алар Холокост вакытында немец-фашист илбасарлары явызлыкларының чын картинасын төзергә ярдәм итте. Китапханәгә килүчеләр Икенче Бөтендөнья сугышы һәм Бөек Ватан сугышы елларында яһүд халкы фаҗигасе, корбаннарны нацизмнан коткарган кешеләрнең батырлыгы турында белде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: