18 декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе әгъзасы Любовь Даутовага багышланган «Бәхилләшми китеп бардың» исеме астында искә алу кичәсе узды.
Кичә дәвамында 10 нчы урта мәктәп укучылары башкаруында шагыйрәнең лирика, гражданлык рухы, юмор белән сугарылган шигырьләре яңгырады һәм аның тормыш юлы һәм иҗатының кызыклы битләре ачылды. Көйләр авторы Л.Тимофеева башкаруында Л.Даутова шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, һәм шулай ук тамашачыларга Е. Емалтынова һәм А. Гыйльметдинова башкаруында җырларның видеоязмалары тәкъдим ителде.
Чара барышында каләмдәшләре, шәһәрнең әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары һәм «Чаллы Рус Җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы Л.Даутова иҗаты турында бик җылы сүзләр әйтте һәм аңа багышланган шигырьләрен укыды.
Кулъязмалар һәм шагыйрәнең стихи.ру сайтында басылып чыккан шигырьләре нигезендә, дуслары ярдәме белән аның шигъри җыентыгын нәшер итү ниятләнә.
Любовь Иосифовна матурлыкны күрә һәм аны шигъри юлларда чагылдыра белде, сүз һәм көй тылсымыннан ләззәт алу өчен кешеләрне берләштерә алды. 2021 елның 3 ноябрендә вакытсыз вафат булган авторны искә алу кичәсе дә моңа дәлил.
If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.
|