Любовь Даутованы искә алу кичәсе (18+)

18 декабрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең актлар залында талантлы шагыйрә, Чаллы рус җәмгыяте каршындагы «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Любовь Даутованың якты истәлегенә кичә оештырыла. Чарада аның дуслары, каләмдәшләре һәм шәһәрнең әдәби берләшмәләре әгъзалары катнашачак. Кичә барышында авторның гражданлык, мәхәббәт һәм фәлсәфи лирика белән сугарылган шигырьләре, шулай ук Л.Даутова сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26.

Поделиться: