Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе

IMG_3867
IMG_3843
IMG_3835
IMG_3848
IMG_3860

7 февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсендә шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинны искә алу кичәсе үтте. Шигърият дөньясына олпат шагыйребез Х.Туфан фатихасы белән аяк атлаган шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты  укучыларда зур кызыксыну уятты. Кичәдә язучылар Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова, Сирень Якупова, Зөләйха Минһаҗева һәм шагыйрьнең тормыш иптәше Фәния апа Хамматова катнашты. Алар шагыйрь турында үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, Ф.Хамматова К.Сибгатуллинның вафатыннан соң үзе чыгарган «Нурлар суга төшә сынып-сынып…» исемле истәлек-хатирәләр җыентыгы турында сөйләде. Кичә дәвамында чакырылган кунаклар, китап укучылар башкаруында шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Зөләйха Минһаҗева  К.Сибгатуллинның иң беренче басылып чыккан «Әманәт» китабына кергән «Авылым» шигырен сөйләде. Кичә ахырында китап укучылар аудиоязмадан Чаллы җырчылары башкаруында К.Сибгатуллин сүзләренә язылган җырларны   тыңладылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: