«Әфган уты эченнән» Хәтер кичәсе (12+)

26 февральдә 13.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең актлар залында, Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел булу уңаеннан, «Әфган уты эченнән» («Из пламени Афганистана») исемле хәтер кичәсе узачак.

Чарада Е.Н.Батенчук исемендәге Чаллы икътисад-төзелеш көллияте, Л. Б. Васильев исемендәге Кама политехника көллияте студентлары катнашачак.

Очрашуга сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан И.Г.Ахунов, Р.Г.Бәдгыев һәм Г.М.Поваляева чакырылды.

Барыгызны да ГЭС бистәсе, Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсенә чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

 

Поделиться: