«Сәнгать һәм сугыш. Казан театрлары артистлары алгы сафта»: хәтер кичәсе (12+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге Бөек Ватан сугышы елларында фронт бригадалары составында алгы сафларга чыккан Казан театрлары артистлары турында хәтер кичәсе уздырды. Сугыш елларында чын сәнгать белән кызыксыну кимеми. Драма һәм музыкаль театрлар, филармония һәм концерт төркемнәре артистлары дошманга каршы көрәштә үзләреннән зур өлеш кертә. Фронт бригадалары составында фронтка Казан театрларының әйдәп баручы артистлары – Гөлсем Болгарская, Галия Кайбицкая, Фатыйма Ильская, Мөнирә Булатова, Мәрьям Рахманколова, Зәйтүнә Фәтхуловалар да бара. Үз гомерләрен куркыныч астына куеп, алар үз чыгышлары белән сәнгатьнең үз матурлыгын югалтмавын, аны юкка чыгарырга мөмкин түгеллен исбатлый. |