4 нче май көнне 3 нче санлы китапханәдә «Сугыш урлаган балачак» дигән кичә үткәрелде. Әлеге чара сугыш китергән хәсрәткә, авырлыкларга түзеп, ул елларның авыр йөген тарткан сугыш чоры балаларына багышланды. Өлкәннәр үзләренең истәлек-кичерешләре белән уртаклаштылар. Ветераннарга 2 нче сәнгать мәктәбе укучылары сугыш турында җырларын бүләк иттеләр. Кичә Бөек Ватан сугышы еллары әдәбиятына күзәтү белән тәмамланды. |