«Кеше газаплары эпопеясы» хәтер кичәсе (12+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен язучы Даниил Гранинның тууына 105 ел тулуга һәм Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгына багышланган чара уздырды. 
Чара башында китапханәче балаларны Д. Гранинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның иҗатының төп темалары билгеләнде, язучының 2014 елда немец Бундестагында депутатлар һәм канцлер алдында Ленинград блокадасы һәм сугыш турында чыгышы видоязмасы күрсәтелде.  

лслшсшлс
1 вечер памяти
2 вечер памяти
3 вечер памяти
4 вечер памяти

Шуннан соң Алесь Адамович һәм Даниил Гранинның «Блокада китабы» дигән документаль әсәренә тукталдылар. Яшүсмерләргә авторларның, Ленинград һәм аның халкы өчен шул куркыныч вакытны үзләре кичергән, күргән кешеләрнең истәлекләрен язып алып, бик зур эш башкарулары турында сөйләделәр.  Көн арты көн блокадада булганнарның фатирлары буйлап йөрү, аларның күз яше аша, әле дә төзәлеп бетмәгән әрнүләре, блокада тормышының мәхшәре турында сөйләгәннәрен тыңлау өчен күпме рухи көч кирәк булгандыр. 
Укучыларга «Блокада китабы»ннан өзекләр укылды. Ленинградлыларның гади һәм ихлас хатирәләре беркемне дә битараф калдырмады. Китапта камалышта калган 3 миллионлап кеше, шуларның 400 меңе балалар булган мәхшәр көннәрен үз җилкәсендә татыган 16 яшьлек яшүсмернең – «Юра Рябинкин көндәлеге» аерым урын алып тора.

Блокада вакытында ленинградлылар күкрәкләрендә кечкенә генә тимер билге –  томшыгында хат тоткан карлыгач йөрткән. Бу билге фашистларның шәһәргә хәтта кош та очып керә алмаячак дип әйтүенә җавап булып торган. «Блокада карлыгачы» өмет симаолына әйләнә. Шуның истәлегенә яшүсмерләр блокада Ленинграды халкына рәхмәт сүзләре язды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: