«Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип!»: хәтер кичәсе (0+)

Бесплатно

25 август көнне 9.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге скверда «Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип!» исемле хәтер кичәсе узачак. Ул Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган көн уңаеннан оештырыла. 
Хәтер кичәсендә язучылар һәм шагыйрьләр, уку йортлары укучылары һәм укытучылары, ветераннар һәм китапханә хезмәткәрләре, Комсомол районы башкарма комитет белгечләре катнашачак.  
Ачык микрофон форматында һәркем Муса Җәлил шигырьләрен укый алачак. Җирле шагыйрьләре һәм «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзалары – Факил Сафин, Мансур Сафин, Зимфира Исламова, Равил Мостафин, Рушания Гыйләҗева үзләренең җәлилчеләргә багышланган иҗат әсәрләрен укыячак. 
Чара бер минутлык тынлык һәм һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланачак. 

Поделиться: