«Батырлыгы эзсез югалмый» Хәтер кичәсе (6+)

15 февральдә 11 нче санлы китапханәдә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган «Батырлыгы эзсез югалмый» исемле хәтер кичәсе узды.

DSC03534
DSC03536

Чарада шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган электрон презентация тәкъдим ителде, М.Җәлил сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Балалар шагыйрьнең кырыс фронт шартларындагы иҗаты, аның фашист төрмәләрендә уздырган коточкыч көннәре, шул вакытларда Мусаның бердәнбер коралы шигырьләре булуы турында белде. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең «Моабит дәфтәрләре»нең барлыкка килү тарихы һәм безнең буынга кадәр саклануы турындагы мәгълүматлар кызыксындырды.

Чара барышында балалар башкаруында шагыйрьнең «Батыр куян», «Чишмә», «Күке» һ.б. шигырьләре яңгырады. Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турындагы викторина сорауларына җавап биреп, укучылар белемнәрен күрсәтте. Алар горурланып шагыйрьнең онытылмас каһарманлыгы хөрмәтенә аталган театр, урам исемнәрен искә төшерде.

Китапханәче укучыларны «Бөек шагыйрь Муса Җәлил» исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Чара ахырында балалар Муса Җәлил турындагы «Гасырларга җиткән батырлык» документаль фильмын карадылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: