«Әфганстан: онытырга хакыбыз юк» хәтер кичәсе (12+)

30 гыйнварда 6 нчы санлы китапханәдә, урта сыйныф укучылары өчен, «Әфганстан: онытырга хакыбыз юк» дип исемләнгән хәтер кичәсе узды.

Фотографии боевых действий
Выставка 30 лет подвигу, 30 лет памяти
Фильм об Афганистане
Рекомендации книг про Афганистан
Выступление председателя коимтета солдатских матерей Клюшниковой Л.А.

 15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан үткәрелгән чарада интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар турында сүз барды. Очрашуда солдат аналары комитеты рәисе Клюшникова Людмила Александровна да катнашты. Ул комитет эшчәнлеге, Әфганстанда һәлак булган 15 нче һәм 16 нче мәктәпләрне тәмамлаган егетләр турында сөйләде. Укучылар игътибарына Әфганстан турындагы документаль һәм әдәби әсәрләрдән торган күргәзмә тәкъдим ителде.

Очрашу Әфганстанда хезмәт итү турында сугышчылар үзләре төшергән фрагментлардан ясалган фильм карау белән тәмамланды.

Әфган сугышы вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы – хәзерге буын балалары өчен каһарманлыкның бер үрнәге.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: