«Йөрәкләрдә хәтер саклана»: хәтер кичәсе (6+)

22 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан укучылар өчен «Йөрәкләрдә хәтер саклана» дигән хәтер кичәсе үткәрелде. Ул совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулуга багышланды. 

память
4
3
1
2

Әфганстанда сугыш – совет чоры елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ул сугыш ветераннары гына түгео, ә киләсе буыннар хәтерендә дә мәңге сакланыр. Хәтер кичәсендә балалар Әфган сугышы тарихы белән танышты, беркем игълан итмәгән Әфган сугышы башлануның сәбәпләре һәм аның күпме вакыт дәвам итүе, совет гаскәрләренең кире кайтара алмаслык югалтулары, чит сугышта гомерен биргән, туган йортларына аяк баса алмаган якташларыбыз турында белде. Чара шигырьләр, җырлар һәм шул вакытлар турында видеолар күрсәтү белән үрелеп барды. Әфган сугышында катнашкан автор-башкаручы Ахунов Илдус Гыйльмиҗан улының чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, ул Әфганстанда хезмәт итү еллары турында хатирәләре белән уртаклашты. Илдус Гыйльмиҗан улы башкаруындагы әлеге сугышта һәлак булган сугышчыларга багышланган җырлар чараның дулкынландыргыч мизгелләре булды.

Чарага килүчеләр  шул сугышта һәлак булган, үз хәрби бурычын үтәгәндә зур рухи көч, фидакарьлек, геройлык күрсәткән солдат һәм офицерларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алды. Саф җырлары смотрыннан соң, И.Г.Ахунов укучыларга әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия Армиясенең хәрби традицияләрен дәвам итүләрен теләде. Сугышчы-интернационалистлар батырлыгына багышланган чара катнашучыларны битараф калдырмагандыр һәм йөрәкләрендә урын алгандыр дип ышанып калабыз. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: