«Үткән гомер бер мизгел» дип исемләнгән очрашу кичәсе (18+)
5
Октябрь 2017
Пәнҗешәмбе
4 нче октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан 8 нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Буревестник» һәм «Исток» яшүсмерләр клубы белән берлектә «Үткән гомер бер мизгел» дип исемләнгән очрашу-кичә оештырдылар. Очрашуга «Күңелем бизәкләре» дип аталган китап һәм кул эшләре күргәзмәсе әзерләнде. Ветеран-мөгәллимнәр өчен уздырылган чара «Хуҗабикә», «Мәкальне җый», «Тылсымлы йомгак» кебек кызыклы уеннар һәм концерт номерлары белән үрелеп чәй өстәле артында тәмамланды. |