«Тормышның алтын чоры» кичәсе (12+)

3 октябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә «Киң күңелле күршеләр» клубы әгъзалары өчен «Тормышның алтын чоры» кичәсе узды. Алар анда бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында белде. Сидоровка бистәсендә яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котларга Автомеханика техникумы студентлары килде, алар татлы күчтәнәчләр бүләк итте һәм чарага килүчеләргә җылы теләкләрен җиткерде. 

пора золотая
IMG_1999
IMG_2022
IMG_1981
IMG_2036
IMG_2030
IMG_2016

Өлкән буын ункөнлеге уңаеннан китапханәгә шәһәр советы депутаты Батиков Рубин Әбүзәр улы килде һәм КамАЗның төзелеш һәм хезмәт ветераннары белән очрашты. Ул әбиләрне һәм бабайларны котлады, гомерләренең көмеш чорына җиткән кешеләр алдында изге бурыч, өзелмичә сакланырга тиешле буыннар бәйләнеше турында искә төшерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Китапханә хезмәткәрләре мәкальләрне, төрле еллар җырларын белү буенча күңелле бәйгеләр уздырды. Кунаклар адресына бәйрәм белән котлау сүзләре яңгырады. Шигъри юллар уку һәм сәламәтлек, мәрхәмәтлек, озын гомер теләкләре өлкәннәрдә шатлык һәм рәхмәт хисләре тудырды. Китапханә хезмәткәрләре катнашучыларга игътибар һәм яхшы кәеф бүләк итте. Пенсионерлар чын күңелдән ял итте, бер-берсе белән аралашты, ә бәйрәмне чәй өстәле һәм яшьлек хатирәләре дәвам итте. Өлкәннәр көне – өлкән буын өчен иң якты һәм җылы бәйрәм. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: