«Геройны үзеңә үрнәк итеп ал!»: тарихи портретлар кичәсе (12+)

30 март көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Геройны үзеңә үрнәк итеп ал!» дигән тарихи портретлар кичәсе узды. Чара «Без сайлаган юллар» проекты кысаларында үтте.
Балалар Ватаныбызның батырлык битләре турында үз белемнәрен киңәйтте. Шулай ук барысын да Ватанга карата бөек мәхәббәт хисе берләштергән һәм аның фидакарь сакчылары булган төрле чор һәм төрле дәрәҗәдәге геройларны – полководецлар А.В.Суворов, М.И.Кутузов, адмирал Ф.Ф.Ушаков, һәм шулай ук 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы геройлары турында да искә төшерделәр. 
Дәрестә кулланылган мультимедиа – видеороликлар, электрон презентация алып баручыга теманы тулырак итеп ачарга һәм укучыларны кызыксындырырга булышты. 
«Россия мәмләкәте геройлары» дигән китап күргәзмәсе янында китапларга күзәтү уздырылды. Китапханәче яшүсмерләргә Ватан геройлары – Александр Невский, Минин һәм Пожарский, Суворовтан башлап, 1812 елгы, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы геройларына кадәр – турында сөйләүче китапларны тәкъдим итте. Балаларга ватан тарихы чоры турында гына түгел, ә сугышчыларның характер үзенчәлекләре, аларның туган якка мәхәббәте турында сөйләнде.  

Яшүсмерләр белән әңгәмә вакытында китапханәчеләр яшь буынның Ватанга намус һәм фидакарьлек белән хезмәт итүче батырларга хөрмәт белән каравына инанды. 

Поделиться: