«Тарих. Батырлык. Россия»: тарихи портретлар кичәсе (12+)

20 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Тарих. Батырлык. Россия» дигән тарихи портретлар кичәсе үтте. Чара «Без сайлый торган юллар» проекты кысаларында узды. Балалар Ватаныбызның героик битләре турында үз белемнәрен киңәйтте. Шулай ук төрле чорларда сугышкан һәм дәрәҗәләре төрле булган, әмма Туган илгә зур мәхәббәт һәм аны саклау сәләте аларны берләштергән Ватан Геройларын – полководецлар А. В. Суворов, М.И. Кутузов, адмирал Ф.Ф. Ушаков, шулай ук 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы геройлары турында искә төшерде.

Поделиться: