«Файдалы куркынычсыз Интернет» веб-сәяхәте (6+)

10 февральдән алып 17 февральгә кадәр Россиядә Куркынычсыз Рунет атналыгы уза.  Ел саен үткәрелүче чараларның максаты — интернетны кулланучыларның мәгълүмати куркынычсызлыгы һәм цифрлы грамоталылыгы дәрәҗәсен арттыру. Иң мөһим аспектларның берсе — ул балаларның интернетта куркынычсызлыгы. 13 нче санлы китапханә хезмәткәре 3 нче сыйныф укучылары белән әлеге теманы күтәрде. 

13 ф. 12.02.26 Веб путешествие Интернет фото 1
13 ф. 12.02.26 Веб путешествие Интернет фото 2

Чарада катнашучылар интернет челтәрен куркынычсыз куллануның төп төшенчәләре турында күзаллаулар алды, «пәрәвездә» сагалап торучы барлык зыяннан ничек сакланырга һәм, башка кешегә зыян китермәс өчен, үз-үзеңне ничек тотарга икәнен белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: