«Пришвинның тыюлыклар илендә» (6+)

3 февраль көнне 10 нчы санлы китапханәдә мәктәп укучылары өчен «Пришвинның тыюлыклар илендә» дигән әдәби уен-сәяхәте узды. Ул Россиянең балалар китапханәләре арасында оештырылган укуны алга җибәрү буенча «М. М. Пришвинның Россия табигате турында китапларын бергә укыйбыз» дигән Төбәкара акциядә катнашу кысаларында үткәрелде. Акциянең оештыручысы – М.М.Пришвин исемендәге Орлов балалар китапханәсе.

пришвин
10ф. «В заповедной пришвинской стране»
10ф. Участники акции
10ф. КВ

Михаил Михайлович Пришвин табигатьне яраткан, аны күрә һәм ишетә белгән. Үз укучыларын да шуңа әйдәгән. Аның әсәрләрен укып, без тасвирланган вакыйгаларда катнашучыларга әйләнәбез, урман, елга, кырларның «телен» аңлый башлыйбыз. Язучының яраткан әсәрләре битләре буйлап сәяхәт итеп, балалар тылсымлы табигать дөньясына күчте һәм кошлар, җәнлекләрнең көнкүреше турында бик күп яңа мәгълүматлар алды. 

Балалар «Дятел», «Ёж», «Журка», «Говорящий грач», «Беличья память» һ.б. хикәяләрне тыңлап кына калмады, ә шул әсәрләр буенча викторина сорауларына җавап биреп, игътибарлылыкларын тикшерде. 

М.М. Пришвин китапларыннан торган «Табигать белән бер авторлыкта» күргәзмәсе чараны тагын да тулыландырды.

Чарага нәтиҗә ясап, китапханәчеләр катнашучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде. 

 

#Почитаем_вместе_книги_Пришвина_о_природе_России

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: