Гарри Поттерның тылсымлы дөньясында (6+)

22 июнь көнне мәктәп яны лагере балалары өчен шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре «Гарри Поттерның тылсымлы дөньясында» исемле уен программасы уздырды.

фото
IMG_20210623_143514_639
IMG_20210623_102356_232
IMG_20210623_143502_539
IMG_20210623_143522_663

Лагерьдан килгән балалар Гарри турында китаплар геройларын искә төшереп кенә калмады, ә  Хогвардс факультетларының берсе өчен Квиддич уйный, Тылсымчылар турнирында аждаһаны хәйләли, «Кем Волан-де-Морт?» уенында Кара лорд кыяфәтендә кем икәнен таный алды. Шулай ук тылсымчылар мәктәбендә һәркем телепатия күнекмәләре алды («Тылсымчы телепатлар» игътибарлылыкка уены) һәм яңа рәвеш алырга өйрәнделәр. Малайлар һәм кызлар уеннарда актив катнашу белән бергә китаплар буенча сорауларга да җавап бирде. Үтәлгән биремнәр өчен командалар баллар алды. Уен нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: