Үзәк шәһәр китапханәсендә «Язмышны узып кара…» дип исемләнгән әдәби кичә узды
8
Декабрь 2016
Пәнҗешәмбе
8 нче декабрь көнне Үзәк шәһәр китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Язмышны узып кара…» дип исемләнгән, инвалидлар декадасына багышланган, әдәби кичә узды. Бу чарага Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар Амур Фәләх, Галиәхмәт Шаһи чакырылган иде. Алар тарафыннан шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр укылды. Шулай ук бәйрәмгә «Идел-Урал» инвалид-спортчыларның хәйрия фонды җитәкчесе Рәкит Әбдельманов чакырылды. Ул оешманың эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Кичә җыр, шигырь белән аралашып барды. |