Рәзинә Мөхиярнең «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды

29 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең яңа басылып чыккан «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

img_2292
img_2340
img_2309
img_2332
img_2369
img_2350
img_2361
img_2334
img_2366
img_2405

Бу чарага шәһәребез язучылары, «Лейсан» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, китап укучылар, Чаллы педагогия университеты студентлары чакырылган иде.

Кичәдә шагыйрәне яңа китабы басылып чыгу уңае белән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрьләр Әнвәр Шәрипов, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһаҗевалар котлап, шагыйрәгә иҗат уңышлары теләделәр.

Кичәнең бизәге булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, автор-башкаручы Зөлфия Җихан, һәм Чаллы педагогия университетының «Агымсу» вокаль ансамблье башкаруында шагыйрә сүзләренә язылган «Туган нигез», «Дуслар», «Бөрлегән», «Татарстан» җырлары яңгырады. Кичә шигъри җыентыкта урын алган шигырьләр белән аралашып алып барылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: