Шәһәр үзәк китапханәсендә «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды

8 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Кичәгә «Һәдия» клубына йөрүче шәһәрдәшләребез килгән иде.

DSC07921
DSC07897
DSC07903
DSC07898
DSC07915

Әлеге чарага килгән кул эшләре осталары үзләре ясаган, чиккән, бәйләгән әйберләрне күрсәтеп кенә калмады, ә аларга җан өрү серләре белән дә уртаклаштылар. Кунаклар алып килгән кул эшләре буенча бик матур күргәзмә оештырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: