В Центральной городской библиотеке прошел литературный вечер по творчеству писательницы Ф.Байрамовой
29
Декабрь 2015
Сишәмбе
28нче декабрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә китапханәнең киң катлау укучылары өчен «Иҗатымда – халкым язмышы» исемле әдәби кичә уздырды. Биредә катнашу өчен язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова үзе дә килгән иде. Ул тамашачыларга үзенең соңгы еллардагы иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге, яңа китаплары турында сөйләде. Күптән түгел дөнья күргән «Ана» китабы турында, әлеге китапка материаллар эзләү, экспедицияләр уздыру турында уртаклашты. Кичә ахырында язучы тамашачылар сорауларына җавап бирде. |