Лагерьда әдәплелек дәресе
22
Июль 2016
Җомга
22 нче июль көнне 12 нче санлы татар китапханәсе «Рамазан» мәчете каршында оештырылган балалар лагеренда «Тәмле сүзләр илендә» дигән әдәплелек дәресе үткәрде. Китапханә үзенең эшчәнлегендә татар әдәбияты аша балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Кичәдә балалар татар, рус, инглиз телләрендә Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Соңыннан шигырьләрнең тәрбияви әһәмияте турында фикер алышулар булды. Тәмле, хикмәтле сүзләр әйтү буенча командалар арасында ярыш үтте. |