«Илдар Юзеевның төрле төсле шигърияте илендә» (12+)

26 гыйнвар көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ТР Халык шагыйре Илдар Юзеев иҗаты буенча әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 

юзеев
И.Юзеев1
И.Юзеев3
И.Юзеев2

Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды. Шагыйрь сүзләренә язылган «Мәтрүшкәләр», «Хуш инде» популяр җырлары туган якка һәм әниләргә карата тирән мәхәббәт гимны булып яңгырады. Чара шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Илдар Гафур улы Юзеев – татар әдәбияты үсешенә, яшь алмашлар тәрбияләдә үзеннән зур өлеш керткән шәхес. 50 еллык иҗали тормышы дәвамында ул берничә басма китапка кертелгән күпсанлы шигырьләр һәм поэмалар тудырган. Аның «Тормыш җиңә», «Таныш моңнар», «Әни», «Язылмаган поэма», «Соңгы сынау» һ.б. әсәрләре халык күңелендә урын алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: