Нәҗип Мадьяровның гаҗәеп шигырьләре илендә (12+)

16 март көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен танылган шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Гәрәй улы Мадьяровның 95 еллыгына багышланган әдәби сәгать уздырды. 

в стране
IMG-20230316-WA0025 (1)
Мадьяров
Н. Мадьяров

Китапханәче шагыйрьнең сугыштан соңгы авыр балачагы, мәктәптә, Казан дәүләт университетында укыган еллары турында сөйләде. «Әдәби хәзинә» тапшыруыннан өзек күрсәтелде, анда шагыйрьнең апасы энесе тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны искә алды. Балалар аның иҗатын гомере буе Туган илгә, туган якка мәхәббәт хисе озата баруы, аның йөздән артык җыр тексты авторы булуы һәм Сергей Есенин әсәрләрен татар теленә иң яхшы тәрҗемә итүче икәнлеге турында белде. Нәҗип Мадьяров үзенең эчкерсез һәм мавыктыргыч әсәрләрендә бала һәм өлкәннәр дөньясын бик оста итеп ачып сала һәм күрсәтә. «Бик зур мәче», «Минем күпер кайчан чыга?», «Сыерчык» шигырьләре укылды; «Сиңа кайттым, гүзәл туган җирем», «Сагыну» җырлары яңгырады. Күркәм язучының күпкырлы таланты беркемне дә битараф калдырмады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: