«Бөек Пушкинның әкият остаханәсендә» (0+)
13
Июнь 2019
Пәнҗешәмбе
Россия көненә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Яр Чаллы дәүләт курчак театры фойесында бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның 220 еллыгына багышланган китап һәм балалар кул эшләре күргәзмәсе оештырды. Балалар тәкъдим ителгән бәйге эшләрен зур кызыксыну белән күзәтте, матур рәсемле китапларны карады, күбесе шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде. Күргәзмә укучы балаларга һәм нәниләргә генә түгел, ә өлкән буын вәкилләре – әбиләр, әниләр, әтиләр, мәктәп яны лагерьлары тәрбиячеләренең дә күңеленә хуш килде. Килүчеләргә китапханәнең җәйге эш тәртибе язылган визиткалар таратылды. Курчак театры артистлары тамашачыларны А.С.Пушкин әкиятләре буенча театраль миниатюралар белән куандырды. |