Без – Тукайлы халык
8
Апрель 2016
Җомга
Шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар дәвам итә. 4 – 7нче апрель көннәрендә балалар һәм яшьүсмерләр өчен «Тукай язы», «Тукай – балаларга», «Тукай музейлары» дип исемләнгән класс сәгатьләре оештырылды. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, Тукай музейлары буйлап виртуаль сәяхәт иттеләр, шигырьләрен, әкиятләрен тыңладылар. Шулай ук мәктәп укучылары Тукайның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әкиятләрен сәхнәләштерделәр.
|