Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 12нче санлы татар китапханәсендә «Аталар сүзе – акылның үзе» дип исемләнгән кичә уздырылды

1 Аталар сүзе -акылның үзе
3Аталар сүзе -акылның үзе (1)
аталар сүзе-акылның үзе 4

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 12нче санлы татар китапханәсендә «Фикер» клубы эшчәнлеге кысаларында  «Аталар сүзе – акылның үзе» дип исемләнгән кичә уздырылды. Кичәгә кунак итеп язучы, Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгьзасы, уннан артык китап авторы Марс Яһудин, озак еллар Спидка каршы профилактика үзәгенең баш табибы булып эшләгән Галимҗан Зарипов, актив җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны Фаикь Таҗи чакырылган иде. Очрашуда бүгенге көндә иң актуаль булган проблемалар – яшь буынны дөрес, сәламәт итеп тәрбияләү, ир-егетләребезнең ватаныбыз каршындагы бурычы, әтиләрнең гаиләдәге роле кузгатылды. Кунаклар үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, һәрвакыт көчле холыклы, батыр, кыю, чын ир-егет булып калырга кирәклеген ассызыкладылар, кичә ахырында балаларның сорауларына җавап бирделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: