Хәзинәләр утравын эзләп (6+)

М әктәп каникуллары көннәрендә 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге мәктәп яны лагере балалары өчен кунакчыл рәвештә үз ишекләрен ачты. 

В поисках острова сокровищ
IMG-20210621-WA0056
IMG-20210621-WA0051
IMG-20210621-WA0052
лагерь 2021 Фарида

Җәйге каникуллар – ул китапка яңа укучыларны җәлеп итү, иҗат рухы тудыру һәм әдәбият белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек бит ул. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Хәзинәләр утравын эзләп» дип аталган уен программасы әзерләде! Диңгез сәфәре вакытында укучылар уеннар, бәйгеләр, диңгез табышмаклары ярдәмендә авырлыкларны һәм төрле сынауларны үтте, үзләре барган корабның төзелешен өйрәнде. «Якорьны күтәрергә», «Кабырчыкларны җый», «Акулаларны бәреп төшер» уеннары аеруча кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Ә һава шарлары һәм фломастерлар ярдәмендә балалар Кеше яшәми торган утрауга кешеләрне урнаштырдылар. Кораблар бухтасында исә диңгез табышмаклары чиштеләр. Хәзинә сандыкларын ачар өчен балаларга хәрефләрдән сүз төзергә кирәк булды. Мавыктыргыч диңгез сәяхәте барысының да кәефен күтәрде һәм уңай тәэсирләр калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: