Китапханәдә Марат Мингалиев китабын тәкъдир итү чарасы узды (12+)

Марат Искәндәр улы Мингалиев – рәссам, Чаллы Картиналар галереясының фәнни хезмәткәре һәм бүлек мөдире. Аның «Б.И. Урманченың графика сәнгате. Тамырлары, традицияләре һәм яңалыгы» китабы бөек татар рәссамының графика әсәрләре мирасына багышланган. 
Китап ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты ярдәме белән нәшер ителә. Фәнни тикшеренү эше буларак, китап рәссамның тулы библиографиясен, аның график эшләренең тулы каталогын, күргәзмәләре исемлеген, графика иҗатындагы төп вакыйгалар хроникасын үз эченә ала.

Марат …
20220314_145728
IMG-20220314-WA0027
20220314_153429
20220314_153626
20220314_161432
20220314_154114

«Беренче уй-хыяллар, беренче идеяләр рәссамнарда кәгазь битендә гади график чаралар ярдәмендә туа, һәм бу рәсем яки сынны ясау өчен нигез, база булып тора. Шул ук вакытта графика Бакый Урманчеда мөстәкыйль әһәмияткә ия» – дип билгеләп узды Марат Искәндәр улы.
Китап ярдәмендә сез рәссам графикасы тарихында Мәскәү, казакъ, үзбәк һәм Казан чорлары белән тулырак таныша алачаксыз. Басмада «Шүрәле» сериясен һәм каллиграфияне өйрәнү аерым кызыксыну уята. 
Марат Мингалиев күренекле рәссамның иҗади биографиясендәге барлык этаплары турында кыскача, әмма бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Шулай ук монографиянең килеп чыгу тарихы белән уртаклашты. Китапханә хезмәткәрләре, үз чиратларында, Бакый Урманче турында китаплар күргәзмәсе әзерләде һәм рәссамның шигырьләрен укыды. 
Китапны тәкъдим итү яңа басманы тантаналы рәвештә Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегенә тапшыру белән тәмамланды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: