Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә армрестлинг буенча спорт мастерлары белән очрашу узды

DSC06684
DSC06672
DSC06675
DSC06678
DSC06689
DSC06692
DSC06693
DSC06694
DSC06695
DSC06697
DSC06701
DSC067061

19 январьда Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә физкультура көллияте һәм 5 нче, 20 нче номерлы мәктәп укучылары өчен “Спорт белән үрелгән тормыш” дигән кичә узды. Чаллының спорт тарихы, хәзерге көндәге торышы, атаклы спортчылары һәм аларның казанышлары белән кызыксыну шәһәрдәшләребездә беркайчан да кимеми. Шуңа күрә мондый кичәләргә китапханә укучылары аеруча зур кызыксыну белән йөри.

Халыкта хатын-кызны чибәр дә, ягымлы да, нәфис тә һәм шул ук вакытта ни өчендер көчсез итеп тә күзалларга күнегелгән. Әмма шушындый гүзәл затларыбыз арасында да ирләрдәй көчле, ташып торган энергияле хатын-кызларыбыз шактый. Алар арасында булган шәһәребезнең армрестлинг буенча спорт мастерлары һәм Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре Энҗе Хәмидуллина һәм Миләүшә Гыймранова әлеге кичәдә катнашырга килгән иде. Бу нәфис затлар, бернидән курыкмыйча, зур уңышлар яулаячакларына ышанып яшиләр, һәм, әлбәттә, бик күпкә ирешәләр дә.

Кул көрәше – хәзер яшьләр арасында популяр спорт төре.  Безнең кунаклар дөньяда меңәрләгән спорт төре барлыгы һәм нәкъ менә армрестлинг белән шөгыльләнүне үзләренә максат итеп куюлары турында горурланып сөйләделәр. Кул көрәше аларны нәрсә белән җәлеп итүе, бу спорт төре белән кызыксынуның кайдан килүе турында да бик мавыктыргыч итеп фикер алыштылар. Армрестлинг дөньясына алып килүче беренче остазлары турында да сөйләделәр. Энҗе Акмаловнаның беренче остазы һәм тренеры – ире Марсель Хәмидуллин, ә Миләүшәнең беренче остазы – апасы белән әтисе икән. Бу ике спортчының да күңелләренә спортка карата мәхәббәтне гаиләләре салган, диделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: