Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында (0+)
27
Апрель 2021
Сишәмбе
27 апрельдә 23 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында» дигән чара уздырды. Ул рус һәм татар телләрендә алып барылды. Балалар Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, шагыйрь турында презентацияне карап, «Минем Тукай» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Елның дүрт фасылы», табышмакларын чиште, «Елгада кем яши», «Шүрәледән чәчәкләр», «Йорт хайваннары? Кыргый җәнлекләр?» уеннарында катнашты, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, «Бәйрәм бүген» җырын башкарды, чәчәкләр вальсын, «Эш беткәч, уйнарга ярый» мультфильмын карады. |