Су анасы, Шүрәлеләр – безнең дуслар барсы да…

P4251074
P4251076
P4251083

25нче апрель көнне 11нче шәһәр балалар китапханәсе 69нчы балалар бакчасында «Су анасы, Шүрәлеләр – безнең дуслар барсы да» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Кичә татар халкының сөекле шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилеена багышланды.

 Г. Тукайның китапларыннан һәм иҗаты буенча балалар ясаган рәсемнәрдән китап күргәзмәсе төзелде. Әдәби – музыкаль кичә аның сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.

Кичә кечкенәдән нечкә күңелле, табигатьне яратучы Тукайның балачагы турында экранда презентация күрсәтү белән башланып китте. Кечкенә Тукай балаларда кызгану хисләре тудырса, әкиятләре аларны җанландырып, Тукай тудырган серле, могҗизалы дөньяга алып керде. Балалар катнашында «Кәҗә белән сарык» әкияте сәхнәләштерелде. «Кем нәрсә югалткан?» уенында балалар Шүрәле белән Су анасына югалткан әйберләрен табарга булыштылар.

 Г.Тукайның иҗатын балалар бик яратты, әдәби – музыкаль кичә аларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: