Цифрлы мәгълүматлар дөньясында (12+)
20 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елына багышланган Мәгълүмат көне үтте. Чара хәзерге заман җәмгыяте тормышының төрле өлкәләренә заманча цифрлы технологияләрне кертүгә багышланды. Очрашу барышында балалар цифрлы белем бирүнең мәгълүмати һәм коммуникацион инфраструктурасы турында белде, китапханәдә укучыларга электрон хезмәт күрсәтү чаралары турында күзаллаулар алды. «Кайнау ноктасы – Чаллы» программа директоры Шамайко Т.А. технопаркның югары технологияләр өлкәсендә эшчәнлеге белән таныштырды. Укучылар мәгълүматны яхшырак үзләштерсен өчен, очрашуны оештыручылар «Цифрлаштыру: гадидән катлаулыга» дигән мультимедиалы презентация эшләнде. Виртуаль капкыннар турында үз белемнәрен тулыландыру өчен, яшүсмерләргә «Интернетка куркынычсыз юл» дигән интеллектуаль викторина ярдәм итте. Чара кысаларында цифрлаштыру өлкәсендә төп юнәлешләр буенча басмалардан торган китап күргәзмәсе оештырылган иде. |