Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Китапханә векторы – 2027: планлаштыру стратегиясе һәм тактикасы» семинары узды (18+)

16 сентябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсендә структур тармаклар җитәкчеләре һәм китапханәчеләр өчен «Китапханә векторы – 2027: планлаштыру стратегиясе һәм тактикасы» дигән семинар-киңәшмә узды.
Семинар барышында китапханә белгечләре 2027 елга эшчәнлекне планлаштыру буенча методик тәкъдимнәр алды. Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д. Н. Миронова киләсе елга эшне планлаштырганда китапханәчеләр исәпкә алырга тиешле төп темалар һәм юнәлешләрне билгеләп үтте, планлаштырылучы чараларның дәүләт мәдәни сәясәтенең актуаль бурычларына туры килергә тиешлегенә игътибарны юнәлтте.  
Методист А. Ф. Гыйльмуллина балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханә чараларының заманча интерактив форматлары турында сөйләде. Тәкъдим ителгән тәҗрибәләр укуга җәлеп итү һәм аудиторияне китап культурасына тарту өчен уенлы һәм командалы якын килүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Цифрлы кораллар, гадәти булмаган мохит һәм туган якны өйрәнү материалын куллану китапханәне танып белү, иҗат һәм тере аралашу киңлегенә әйләндерә. 
Методист Закирова С. Т., 2026 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре турында, иң массакүләм бәйгеләрне, юбилей циклларын һәм уңышлы чаралардан мисалларны яктыртып, «Бәйгеләр һәм «Пушкин картасы»: аудиторияне җәлеп итү өчен ике корал» доклады белән чыгыш ясады. Шулай ук, сәламәт тормыш рәвеше, хокукый тәрбия, куркынычсызлык һәм ясалма интеллект куллану белән нейроиҗатны кертеп, 2027 елга перспектив юнәлешләр билгеләнде. 

Миронова ДН
Гильмуллина АФ
Закирова СТ
Хамидуллина Р
Фахруллина Г.М. (2)
Андросова Е.В
зал

Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Г. М. тарафыннан «Белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эшен планлаштыру. Әһәмиятле һәм истәлекле даталар» консультациясе әзерләнде. Китапханәчеләр 2027 елның эш планына кертелгән әһәмиятле һәм истәлекле даталарны исәпкә алып белешмә-библиографик һәм мәгълүмат эшчәнлеген оештыру буенча методик тәкъдимнәр алды.  
Әдәбият тарихы музееның әйдәп баручы китапханәчесе Хәмидуллина Р. Г. киләсе елга эш планын төзегәндә китапханәләр исәпкә алырга тиешле туган якны өйрәнү даталары һәм Чаллының юбиляр язучылары турында мәгълүматны тәкъдим итте. 
Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Андросова Е. В. «Наркотик һәм психотроп матдәләр турында законы буенча китапларны маркировкалауда яңа таләпләр» темасын яктыртты, семинарда катнашучыларга китап басмаларын маркировкалаудагы актуаль норматив таләпләрне аңлатты. 
Семинар мәгълүматка бай һәм файдалы булды. Катнашучылар үз эшләрен сыйфатлырак итеп планлаштырырга һәм һөнәри эшчәнлектә уңышка ирешерлек бик күп файдалы мәгълүмат алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: