«Китап патшалыгында, Яңа ел дәүләтендә…» (6+)
Яңа ел… Ап-ак кар, чыршы ылыслары исе, төрле төстәге уенчыклар һәм мишуралар һәм, әлбәттә инде, яңа ел бүләкләре белән иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе. 26 нчы декабрь көнне 17 нче китапханәдә башлангыч мәктәп укучылары өчен «Китап патшалыгында, Яңа ел дәүләтендә» дип исемләнгән уен программасы үтте. Чара барышында балалар иң яраткан бәйрәмнең тарихы, Яңа ел традицияләренең күптөрлелеге һәм төрле илләрнең гореф-гадәтләре белән таныштылар. Тантанага балалар янына кунакка Убырлы карчык һәм аның оныгы Ягик да килгән иде. Балаларга «Кыш Бабай бияләе», «Кар бабай борыны», «Тылсымлы капчык» конкурслары тәкъдим ителде. Аларга «Кышкы аукцион», «Тылсымлы клубок» уеннары да ошады. Убырлы карчык һәм аның оныгы нәни кунаклар белән дуслаштылар, балалар аларга мавыктыргыч итеп кыш темасына шигырьләр сөйләделәр, «Урманда чыршы туды» җырын башкардылар. Алып баручылар һәм әкият персонажлары бу бәйрәмне күңелле һәм күптөрле итәргә тырыштылар, нәтиҗәдә балаларның кәефләре күтәренке иде һәм алар бик канәгать калдылар. |