«Встреча» китап сөючеләр клубында өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм (18+)
4
Октябрь 2017
Чәршәмбе
3 нче октябрь көнне 23 нче номерлы шәһәр китапханәсендә, өлкәннәр көненә багышланган «Встреча» китап сөючеләр клубы утырышы узды. Чарага клуб әгъзалары һәм китапханә ветераннары чакырылды. Алар өчен «Әгәр күңелең яшь булса» дип исемләнгән бәйрәм программасы оештырылды. Чарага килүчеләргә дару үләннәре буенча конкурс уздырылды. Бәйрәм кунаклары «Үткәнәрнең бер көне», «Тарих битләре буенча», «Пионерлар» дигән уеннарда катнашып үзләренең яшьлек елларын, «Җырлыйк әле» уенында 70–80 еллар эстрадасының җырларын искә төшерделәр. Чара барышында китап сөючеләр клубының даими әгъзасы Иванова Галина Сергеевнаның юбилее белән котладылар. Бәйрәм котлаулар, җырлар, уеннар белән үрелеп, бик күңелле үтте. |