«Ветеран» клубында бард җырлары яңгыраттылар (18+)
15
Апрель 2022
Җомга
Шәһәр Үзәк китапханәсенең «Ветеран» клубында чираттагы очрашу узды. Катнашучылар автор җырларының барлыкка килүе, нинди юллар белән тыңлаучылар йөрәгенә үтеп керүе турында белде. Россиянең иң танылган бардлары иҗатлары белән таныштылар. Заманча бард җырын Чаллыдан автор-башкаручы Любовь Тимофеева һәм Менделеевскидан – Данияр Кәбировлар тәкъдим итте. Бард җыры – ул гади җыр гына түгел, ул музыка, шигърият һәм башкару бердәмлеге, ул беркемгә дә ошамыйча кала алмый, һәм кәефне күтәрә. Бу көнне залда җанлы сөйләшү, аралашу рухы, бергәлек хисе хакимлек итте. |