«Вдохновение» клубында «Яшьлек битләре буйлап» исемле кичә узды (16+)
5
Октябрь 2017
Пәнҗешәмбе
4 октябрь көнне 1 нче китапханәдә картлар декадасы уңаеннан «Яшьлек битләре буйлап» дип исемләнгән кичә узды. Кичә башында китапханә хезмәткәрләре килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, аларга исәнлек-саулык теләделәр. Очрашу кичәсендә төп тема – комсомол елларын искә алу. Төрле юллар аларны Яр Чаллы шәһәре төзелешенә алып килгән. Һәрбер чыгыш ясаучы үзләренең комсомол вакытындагы тормышы турында сөйләде, комсомол билетлары, значоклар, фотографияләр алып килгәннәр. Кичәдә комсомолга багышланган җырлар башкарылды, шигырьләр укылды. |