«Ветеран» аралашу клубында бәйрәм концерты узды (12+)

1 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсенең «Ветеран» аралашу клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Сөекле ханымнарга» («Для милых дам») исемле бәйрәм концерты узды.

IMG_4360
IMG_4418
IMG_4381
IMG_4411
IMG_4356
IMG_4402
IMG_4398
IMG_4395
IMG_4390
IMG_4375
IMG_4388
IMG_4407
IMG_4385
IMG_4372
IMG_4370
IMG_4367
IMG_4394

Тамашачы алдында яшь артистлар, аерым башкаручылар, 1 нче Балалар музыка мәктәбе, 16 нчы санлы «Огниво» балалар иҗаты үзәге, Яр Чаллы сәнгать көллияте,  «Сарасвати» һинд биюләре студиясе җыр һәм бию төркемнәре чыгыш ясады.

Шулай ук кичәнең кунаклары Әлмәт шәһәреннән килгән «Ломо» оптика-механика заводы вәкилләре белән очрашу вакытында күз күремен һәм күзлекләрнең сыйфатын тикшереп карый алды. Кичә традиция буенча биюләр һәм чәй эчү белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: