Әкияттә кунакта (12+)
15 март көнне 14 нче санлы китапханәдә, Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, «Борынгы рус былиналары геройлары» дигән чара үткәрелде. Балалар былиналарның килеп чыгу тарихы, кем һәм нәрсә турында бәян итүләре турында мәгълүмат алды һәм хәтта былиналарның төп геройлары – рус батырлары белән танышты. Китапханәче иң борынгы былина герое – Святогор-батыр һәм икмәк үстерү хезмәте элекке заманнарда каһарман сугышчылар батырлыгы белән тиңләштерелүе турында сөйләде. Балалар батыр – икмәк игүче Микула Селянинович турында былинаны тыңлады, Рус иленең бөек батырлары – Илья Муромец, Алёша Попович, Добрыня Никитич турында белде. Чарада катнашучылар былиналардан өзекләрне игътибар белән тыңлап кына калмады, ә үзләре дә укыды, борынгы батырлар турында табышмаклар чиште, «Кем белән кем көрәште», «Былина герой рәсемен яса» бәйгеләрендә, «Былина белгечләре» викторинасында катнашты һәм зур кызыксыну белән былиналар җыентыгын карады. Шулай ук күренекле рус рәссамы Виктор Васнецовның танылган «Батырлар» картинасы тәкъдим ителде. |