Шагыйрә Асия Хәсәновада кунакта (12+)
8
Ноябрь 2021
Дүшәмбе
Шәһәр үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре бүген Тукай районы Яңа Троицк авылында яшәп иҗат итүче «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы, «Күңелем хисләре», «Сагыну таңнары», «Җанга шифа» исемле өч шигъри җыентык авторы Асия Хәсәновага кунакка килде. Ул быел 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Онлайн очрашуга сез дә кушылыгыз, кадерле укучыларыбыз! |