Татарстан халыкларында кунакта (6+)

4 июньдә 15 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Татарстан халыкларында кунакта» программасы уздырылды. 

IMG_20200901_172337
IMG_20200901_173026
IMG_20200901_173632
IMG_20200901_175245

Бу көнне балалар китаплар, мультфильмнар, күңелле халык уеннары, викториналар иленә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Чараны туган як, туган шәһәр турында шигырьләр белән яшь шигърият сөючеләр ачып җибәрде. 
Китапханәчеләр укучылар өчен «Түбәтәй», «Бакча», «Йөзек салу» кебек халык уеннары әзерләде һәм үткәрде. Анда балалар күңелле уеннарда катнаша һәм Татарстанда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша алды. Яшь китап сөючеләр, «Геройларны һәм әкият исемен танып бел», «Иллюстрация буенча татар әкиятен ата» дигән әкияти викториналарда катнашып, үзләре өчен әдәби геройларны, әкият персонажларын ачты. «Ямьле Башкортстан» виңеоязмасы чарага килүчеләргә башкорт халкы турында мәгълүмат бирде. Ә «Дус-тату Татарстан» китап күргәзмәсе каршында балалар язучыларның акыллы фикерләре дөньясына кереп чумды. 
Чара «Идел каһарманнары. Иван – батыр» дип аталган чуваш мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: